27 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
102 яшьлек сугыш ветераны үзенең медальләрен республикадагы бер гаиләгә тапшырган
“Будь добрым! Татарстан” акциясе кысасында 102 яшьлек сугыш ветераны үзенең медальләрен республикадагы бер гаиләгә тапшырган.
-
Яңалыклар
2027 елда чираттагы ялны кайчан алу отышлырак икәнен әйттеләр
2027 елда март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айларында ял итү отышлырак. Бу айларның һәркайсында 22шәр эш көне булачак. Бу хакта РИА Новостига SuperJob юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин сөйләде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Шэньчжэньда Taikai Electric Group белән хезмәттәшлеккә нигез салды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга, Шэньчжэнь шәһәренә килде. Сәфәр кысаларында ул Taikai Electric Group Co Limited компаниясе җитәкчелеге белән очрашты, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
-
Яңалыклар
Путинга сорауны МАКСтагы чат-бот аша юлларга мөмкин
МАКС мессенджерында «Путин белән ел нәтиҗәләре» чат-боты эшли башлады. Мөрәҗәгатьне видеоформатта яки текст белән теләсә кайсы яшьтәге Россия гражданнары һәм теләсә кайсы төбәктән җибәрә ала. Бу хакта мессенджерның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Яңалыклар
Узган атнада иң популяр булган исемнәрне атадылар
Казанның ЗАГС идарәсендә узган атнада иң популяр булган һәм иң сирәк куелган исемнәрне атадылар.
-
Яңалыклар
Гореф-гадәтләр, туризм һәм зур концерт: Казанның Уникаль осталык үзәгендә Мөслим көне узачак
27 ноябрьдә «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында Мөслим районы Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк – безнең кулларда» дигән масштаблы программасын тәкъдим итәчәк.
-
Яңалыклар
Россия күгеннән 318 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Узган төндә Россия күгеннән 318 дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.
-
МӨҺИМ
Быелгы кыштан ни көтәсе?
«Кар ява, кар!..» Бу атна социаль челтәрләрдә дә, өйдә дә, эштә дә әнә шундый хәбәрләрдән башланды. Декабрьгә аяк басабыз дигәндә кыш җиткәнгә сөенеп утыр инде син, әй! Бу көннәрдә яуган кар эреп бетмәсме икән, дип борчылучылар да шактый.
-
Яңалыклар
Киров өлкәсендә тилчә авыруы таралу турындагы хәбәрне ялган дип атадылар
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Киров өлкәсендәге тилчә авыруы аркасында карантин турындагы хәбәрләрнең ялган булуын раслады.
-
Яңалыклар
Декабрьдә өч көнлек эш атнасы көтелә
2026 елның соңгы эш атнасы биш көнлек графиклы россиялеләр өчен өч көн генә булачак. Мондый график белән эшләүчеләр 28 дән 30 декабрьгә кадәр генә эшләячәк.